Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 11 ай эчендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау эшенә йомгак ясалды. Дәүләт комитеты эшчәнлеге турында гавами фикер алышу барышында рәис урынбасары Лилия Борисова хәбәр иткәнчә, хисап чорында гражданнардан 3245 мөрәҗәгать алынган. Кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар өчен түләү исәпләүнең дөреслегенә кагыла.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.Ш. Хөснуллин җитәкчелегендә Региональ үсеш буенча хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышы барышында ТКХ фондыннан әҗәткә акча алу буенча Татарстан Республикасыннан гариза каралган. Татарстанга канализация системаларын һәм су белән тәэмин итү системаларын төзү өчен 12,3 млрд сум күләмендә акча хупланган.
Ел саен Россия Президенты В.В.Путинның ММЧ вәкилләре белән уза торган матбугат конференциясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсен дә күтәрделәр.
2021 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитетында узган Каты коммуналь калдыклар буенча эш штабының йомгаклау утырышы көн тәртибендә бу айда тулаем республика буенча әлеге калдыкларны чыгару буенча мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр санының рекордлы санда түбән – 27 булуын билгеләп үттеләр.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга Татарстан Республикасы халкы өчен электр энергиясенә тарифлар раслады.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе тарафыннан «Сетевая компания» АҖ белән республиканың түбәндәге җайга салына торган оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә озак сроклы индивидуаль тарифлар расланды: «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ, «Газпромэнерго» ҖЧҖ, «Электр челтәрләре» ҖЧҖ, «Электр челтәрләре предприятиесе - НК» ҖЧҖ, «СК-16» ҖЧҖ, «Электросетевая компания» АҖ, «Зеленодольск» индустриаль паркы» ҖЧҖ.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе тарафыннан 2021 елның 17 декабрендә электр энергетикасы өлкәсендә түбәндәге карарлар кабул ителде:
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Чаллыга даими рәвештә пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның муниципаль маршрутлары буенча шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүгә һәм багаж ташуга яңа тарифлар билгеләде.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 2022 елга салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләренә тоташтырган өчен түләү ставкаларын раслады. Дәүләт комитеты инициативасы буенча ставкаларны республиканың торак тапшыру гамәлгә ашырыла торган муниципаль районнарында ресурслар белән тәэмин итүче 26 оешма алды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «ГазпромТрансгазКазань» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә газ кулланучы җиһазларны кушу өчен 2022 елга «ташламалы» түләү раслады.