Тарифлар буенча дәүләт комитеты турында гомуми мәгълүмат

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитеты (алга таба – Комитет) 2008 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитетын төзү турында»гы ПУ-29 номерлы указы белән төзелә.  Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары структурасы турында» 2010 елның 22 апрелендәге ПУ-254 номерлы указы нигезендә Комитет Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелә.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) Татарстан Республикасы территориясендә товарларга (эшләргә, хезмәтләр күрсәтүгә) бәяләрне (тарифлар, өстәмәләр, арттырулар һ.б.) дәүләт тарафыннан җайга салу, шулай ук аларны законнар нигезендә куллануны контрольдә тоту өлкәсендә вәкаләтле Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы булып тора.

 Дәүләт комитеты эшчәнлеге түбәндәге норматив документлар белән регламентлана:

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәге өлкәләрдә тарифларны, бәяләрне, өстәмә түләүләрне, өстәмә хакларны һ.б. дәүләт тарафыннан җайга сала:

  • Электр энергетикасы өлкәсендә;
  • Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә ;
  • Газ белән тәэмин итү өлкәсендә;
  • Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә;
  • Калдыклар белән эш итү өлкәсендә;
  • Транспорт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә ;
  • Кулланучылар базары өлкәсендә;
  • Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тарифларны һәм бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салуга бәйле башка өлкәләрдә.

 Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты үз компетенциясе чикләрендә:

  • Татарстан Республикасы территориясендә бердәм бәя һәм тариф сәясәтен тормышка ашыруны тәэмин итә;
  • җитештерү процессларында ресурсларны саклау технологияләрен куллануны тәэмин итә торган икътисадый кызыксындыру чаралары булдыра;
  • электроэнергетика комплексында, аның функцияләвенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм тарифларны оптимальләштерү өчен, конкурентлы мохит булдыра;
  • ресурсларны саклау буенча дәүләт сәясәтен формалаштыруда катнаша,
  • ресурсларны саклау өлкәсендә эшчәнлекнең стратегик юнәлешләрен билгели,
  • җитештерү процессларында һәм коммуналь-көнкүреш өлкәсендә ресурсларны саклау технологияләрен куллануны тәэмин итә торган икътисадый механизмнар булдыра;
  • товарларның һәм хезмәтләрнең җайга салынулы төрләрен тәэмин итүчеләр (башкаручылар) һәм кулланучыларның икътисадый мәнфәгатьләре балансын килештерү механизмын булдыра.

Соңгы яңарту: 2024 елның 22 марты, 09:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International