Ел саен Россия Президенты В.В.Путинның ММЧ вәкилләре белән уза торган матбугат конференциясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсен дә күтәрделәр.
«Гомумән, чүп реформасы дип аталган нәрсә, кыенлыклар булуына карамастан, бер урында тормый. Безнең төп бурычыбыз, әлбәттә, бу проблеманы тулаем хәл итү, әмма бу юлда төп бурычларның берсе тиешле операторлар булдыру иде. Алар хәзер Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә диярлек булдырылды, эшли башладылар, һәм мәйданчыклар саны артты. Адымнарның беренчесе – чүп-чарның аерым концентрациясен тәэмин итү иде. Һәм кайдадыр планнан алда да барабыз: 40 процент – якынча шулай, һәрхәлдә, миндә булган белешмәләр буенча, без якынча 40 процентка җиттек. Бу планлаштырылган күрсәткечләрдән югарырак. Бу хәл калдыклар эшкәртелә торган объектларга да кагыла. Бу заманча төзекләндерелгән яңа полигоннарга да кагылах», – дип билгеләде Президент, Ленинград өлкәсе журналисты соравына җавап биреп.
Матбугат конференциясенең стенограммасының тулы тексты белән Россия Президенты сайтында танышырга мөмкин.