Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «ГазпромТрансгазКазань» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә газ кулланучы җиһазларны кушу өчен 2022 елга «ташламалы» түләү раслады.
Ташламалы түләү, газлаштырып бетерү критериясенә эләкмәгән, сәгатенә 15 куб. метрга кадәр газ тоткан юридик затлар өчен кулланыла. Аның күләме 29 460, 25 сумнан 73 650,60 сумга кадәр билгеләнде.
Ташламалы түләүдән мөрәҗәгать итүчеләрнең түбәндәге категориясе файдалана алачак:
Исегезгә төшерәбез, шулай ук Татарстанда социаль газлаштыру (газлаштырып бетерү) программасы да гамәлгә ашырыла. Программадан теркәлгән йорт биләмәләренең физик затлары бушка файдалана алачак.
Газлаштырып бетерүнең төп критерийлары:
Социаль газлаштыру (газлаштырып бетерү) өчен гаризалар Россия Федерациясе Бердәм газлаштыру операторы порталында кабул ителә.
Газлаштырып бетерү критериясенә эләкмәгән физик затлар, шулай ук «ташламалы» категориягә карамаган юридик затлар өчен Дәүләт комитеты тоташтырган өчен түләү исәпләүнең стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләде.
Кабул ителгән карарлар белән җайга салу органы сайтында танышырга мөмкин.