Дәүләт комитеты су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларына тоташтыру өчен түләү ставкаларын билгеләде

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 2022 елга салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләренә тоташтырган өчен түләү ставкаларын раслады. Дәүләт комитеты инициативасы буенча ставкаларны республиканың торак тапшыру гамәлгә ашырыла торган муниципаль районнарында ресурслар белән тәэмин итүче  26 оешма алды.

Дәүләт комитетына гариза биргән барлык оешмалар өчен 2022 елга тоташтыру йөкләнеше һәм озынлыгы (32 ресурс белән тәэмин итүче оешма) өчен тарифларның база ставкалары килештерелде.

Шулай итеп, ТРның барлык муниципаль берәмлекләре буенча ресурслар белән ышанычлы тәэмин итүчеләрнең барысы өчен дә су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу челтәрләренә тоташтыруга ставкалар билгеләнде.

Кабул ителгән карарлар белән җайга салу органы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International