Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 18 ноябрендәге 906 номерлы карарының 2 пунктына ярашлы рәвештә (15.10.2011 № 856, 24.10.2013 № 793, 20.09.2014 № 669, 14.05.2015 № 341, 05.09.2015 № 643, 17.11.2015 № 862, 10.10.2017 №781, 24.08.2018 №708,  07.11.2018 №983, 15.05.2019 №395, 08.11.2021 №1058, 26.01.2022 №54, 21.03.2023 №314 карарлар ред.) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында (алга таба – Дәүләт комитеты) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршында Иҗтимагый совет (алга таба – Совет) төзелде.

Совет Дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет турында нигезләмә раслау турында» 31.05.2019 №142,  20.11.2021 №731/2021, 11.02.2022 №36/2022, 31.08.2023 №567/2023, 13.10.2023 №741/2023 боерыклар ред.) белән расланган Нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) нигезендә гамәлдә.

Советның төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

- Татарстан Республикасы территориясендә бәяләрне (тарифларны, өстәмәләрне, хак арттыруларны һ.б.) дәүләти җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

- норматив хокукый актлар проектларына иҗтимагый экспертиза үткәрү;

- законнарда каралган очракларда, Дәүләт комитеты тарафыннан эшләнүче норматив хокукый актларның проектлары хакында алдан фикер алышу;

- Дәүләт комитеты карарларын кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 17 ноябрендәге 862 номерлы карары нигезендә Иҗтимагый совет составына элегрәк Россия Федерациясе дәүләт вазыйфаларын, Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары дәүләт вазыйфаларын, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары дәүләт граждан вазыйфаларын, муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затлар Иҗтимагый совет әгъзаларының гомуми санының биштән бер өлешен арттырмаган санда керергә мөмкин.

Совет составы Дәүләт комитетының  24.04.2026 № 177 боерыгы белән расланган:

1.   Әхмәтова Ирина Гәрәй кызы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, “КДЭУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең үсеш һәм инновацияләр буенча проректоры, техник фәннәр докторы (килешү буенча)

2.   Кәримов Марат Әсфан улы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, генераль директор “ПРОГРЕССПРОЕКТ” ҖЧҖ (килешү буенча)

Иҗтимагый совет әгъзалары 

3.   Галәветдинов Искәндәр Равил улы Татарстан Республикасы Коммуналь хезмәтләргә тарифлар мәсьәләләре буенча Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе (килешү буенча)

4.   Илалов Ранис Рәфис улы абонент бүлеге башлыгы урынбасары, “Казэнерго” АҖ яшьләр оешмасы рәисе, Гомумрәсәй тормыш тәэмин итү хезмәткәрләренең һөнәри берлеге иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы Яшьләр советы рәисе (килешү буенча)

5.   Королев Борис Владимирович Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм җәмәгать контроле комиссиясе әгъзасы, “Стратег” кризиска каршы процедуралар үзәге” фонды идарәсе рәисе (килешү буенча)

6.   Курамшин Раил Фидаил улы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, башкарма директор “КУБ2Б” ҖЧҖ (килешү буенча)

7.   Сафин Фәрит Рәшит улы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисад һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы (килешү буенча)

8.   Титова Ольга Дмитриевна Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы (килешү буенча)

9.   Фәхретдинов Рафаэль Рузалин улы  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм җәмәгать контроле комиссиясе әгъзасы (килешү буенча)

10. Хөсәенова Регина Илгиз кызы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, “Ак Барс” Банкы” ҖАҖ корпоратив бизнеска сату дирекциясе үзәге директоры (килешү буенча)

Нигезләмәгә ярашлы рәвештә Совет утырышлары кварталга 1 тапкырдан ким булмаган  ешлыкта үткәрелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International