Электр энергиясен көйләү өлкәсендә карарлар кабул ителде

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе тарафыннан 2021 елның 17 декабрендә электр энергетикасы өлкәсендә түбәндәге карарлар кабул ителде:

  • халык өчен һәм аңа тиңләштерелгән категорияләр өчен тарифлар расланды;
  • халык һәм аңа тиңләштерелгән категорияләр өчен электр энергиясенә бәяләрне киметү коэффициентлары расланды;
  • Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарында электр энергиясен тәэмин итүче «Татэнергосбыт» акционер җәмгыятенең электр энергиясен тәэмин итүче гарантияле электр энергиясен сатучысына сату өстәмәсе билгеләнде;
  • электр энергиясен тапшыруга казан тарифлары билгеләнде;
  • Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан электр челтәре хуҗалыгы объектларына тоташтыру өчен тариф ставкалары билгеләнде.

Кабул ителгән карарлар белән Дәүләт комитеты сайтында һәм Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International