Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.Ш. Хөснуллин җитәкчелегендә Региональ үсеш буенча хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышы барышында ТКХ фондыннан әҗәткә акча алу буенча Татарстан Республикасыннан гариза каралган. Татарстанга канализация системаларын һәм су белән тәэмин итү системаларын төзү өчен 12,3 млрд сум күләмендә акча хупланган.