Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе тарафыннан «Сетевая компания» АҖ белән республиканың түбәндәге җайга салына торган оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә озак сроклы индивидуаль тарифлар расланды: «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ, «Газпромэнерго» ҖЧҖ, «Электр челтәрләре» ҖЧҖ, «Электр челтәрләре предприятиесе - НК» ҖЧҖ, «СК-16» ҖЧҖ, «Электросетевая компания» АҖ, «Зеленодольск» индустриаль паркы» ҖЧҖ.
Барлык формалаштырылган тариф карарлары электр челтәрләре хуҗалыгы объектлары буенча тәкъдим ителгән мәгълүматларның дөреслеген билгеләү һәм әлеге объектларга гариза бирүчеләрне тоташтыруга бәйле үткәрелгән контрольлек чаралары нәтиҗәләренә нигезләнгән.
Кабул ителгән тарифлар белән җайга салу органы сайтында танышырга мөмкин.