Чаллы шәһәренең җәмәгать транспортында йөрү бәясе 2022 елның 1 гыйнварыннан үзгәрәчәк

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Чаллыга даими рәвештә пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның муниципаль маршрутлары буенча шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүгә һәм багаж ташуга яңа тарифлар билгеләде.

Тарифны билгеләү турында гариза белән Чаллы шәһәре башкарма комитеты мөрәҗәгать итте. Шәһәрдә пассажир йөртү «Электротранспорт» ҖЧҖ һәм «Пассажирские перевозки» ҖЧҖ оешмалары тарафыннан башкарыла.

 Тарифларны яңадан карау нәтиҗәләре буенча 2022 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү бәясе түбәндәгечә үзгәрәчәк:

  • транспорт чарасы салонында бер тапкыр сатып алына торган билет белән 2 сумга карта һәм 27 сум тәшкил итәчәк.
  • 100 баруга билет алган очракта, бәя үзгәрми һәм 2020 ел дәрәҗәсендә кала – 20 сум.

Тарифны исәпләгәндә җайга салу органы автотранспортка техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга икътисадый нигезләнгән чыгымнарны, лизинг түләүләрен, ягулык-майлау материалларына чыгымнарны, хезмәт өчен түләүне, социаль түләүләрне һәм предприятиеләрнең башка чыгымнарын исәпкә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International