2022 елга Татарстан Республикасы халкы өчен электр энергиясенә тарифлар кабул ителде

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга Татарстан Республикасы халкы өчен электр энергиясенә тарифлар раслады.

 2022 елның 1 июленнән тарифлар түбәндәгечә булачак:

  • Бер ставкалы тариф сәгатенә 4,30 сум/кВт, өстәмә хак салымы белән
  • Билгеләнгән тәртиптә стационар электр плиталары һәм (яисә) электр энергиясе белән җылыту җайланмалары урнаштырылган йортларда яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – өстәмә хак салымы белән сәгатенә 3,20 сум/кВт.
  • Авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – сәгатенә 3,01 сум/кВт, өстәмә хак салымы белән

Тариф, тәүлек зоналары буенча (көн (пик/ярымпик)/төн) кулланылган электр энергиясенең күләмен билгеләргә мөмкинлек бирә торган исәпкә алу приборы булганда, тәүлек зоналары буенча дифференциацияләнергә мөмкин.

Электр энергиясенә тариф алмаштыру тәртибен «Татэнергосбыт» АҖ аша ачыкларга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International