Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны вакытында ачу зарурлыгы турында искәртә.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында «Россиядә торак-коммуналь хуҗалык реформасы» проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча халыкара конференция узды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга җайга салына торган оешмалар өчен тарифлар раслау эшен дәвам итә. 2021 елның 16 декабрендә булып узган Идарә утырышында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган оешмалар өчен тарифлар билгеләнде.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм рщис урынбасары Лилия Борисова катнашында «Инфраструктур үсеш: генераль планлаштыру, су белән тәэмин итү, карап тоту» темасына конференция булды.
Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты электр энергиясе белән тәэмин итүчеләргә "акыллы" счетчикларны урнаштыру һәм алмаштыру эшләрен тоткарлаган өчен штраф салуны 2024 елга кадәр тоткарлый торган закон проектын беренче укылышта хуплаган.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлый!
Татарстанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада тәмамланды. 1992 елның 3 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясенең 47 нче сессиясендә махсус резолюциядә 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне дип игълан ителә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә тарифлар раслады.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны раслады. Тарифлар «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, «Казэнерго» АҖ, «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ оешмалары өчен расланды.
2021 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 2022 - 2023 елларга «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өчен тарифлар килештерде.