2021 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитетында узган Каты коммуналь калдыклар буенча эш штабының йомгаклау утырышы көн тәртибендә бу айда тулаем республика буенча әлеге калдыкларны чыгару буенча мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр санының рекордлы санда түбән – 27 булуын билгеләп үттеләр.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре турында, шулай ук беренчел нәтиҗәләр белән, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы кулланучыларының үзара хезмәттәшлеге, координация бүлеге җитәкчесе Р.И. Низамиев таныштырды.
Рөстәм Низамиев сүзләренә караганда, бу ел ахырына кадәр республика районнарының барлык башкарма комитетларына калдыкларны чыгару графикларын тиешле рәвешкә китерергә, башкарма комитетлар сайтларында аңлаешлы һәм үтә күренмәле форматта мәгълүмат урнаштырырга кирәк.
Каты коммуналь калдыкларның гамәлдәге реформасына кагылышлы үзгәрешләргә килгәндә, вәкаләтле вәкил, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «җылылык картасы» эшләү буенча актив алып барыла торган эштә, барлык гамәлдәге һәм килештерелгән контейнер мәйданчыкларын күрсәтеп, мөһим моментны билгеләп үтте.
2022 ел уртасына кадәр контейнер мәйданчыкларын арттыру буенча планлаштырылган эшләр, аларны паспортлаштыру һәм кадастр исәбенә кую кебек ярдәмче гамәлләр тыгыз төзелә торган яңа торак билмәләрендә каты коммуналь калдыкларны кабул итү пунктларының җитмәве белән бәйле проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Контейнер мәйданчыклары санының артуы киләсе елда 16000 куб.метр күләмендә чүпне юк итү мәсьәләсен хәл итә алачак.
Тулаем алганда, бер ел эчендә Дәүләт комитеты, төбәк операторлары, башкарма комитетлар тарафыннан көчәйтелгән рәвештә уртак эш башкарылды, шуның нәтиҗәсе буларак гражданнардан каты коммуналь калдыкларга кагылышлы мөрәҗәгатьләрнең кимүе кебек уңай динамика күзәтелә, калдыкларны аралап җыю адымы тизләнә бара, шулай ук каты коммуналь калдыклар буенча уздырыла торган реморма турында мәгълүмат җиткерү дәрәҗәсе дә арта бара.
Киләсе ел Штаб тематикасы, шул исәптән, инвестицион җәлеп итүчәнлекне тариф ягыннан җайга салу мәсьәләләренә дә кагылачак.