2014 елның 4-5 сентябрендә Ростов-Дон шәһәрендә “Табигый монополияләр субъектлары һәм коммуналь комплекс оешмалары эшчәнлеген җайга салу өлкәсендә үзгәрешләр. Максатлар һәм бурычларны үзгәртү” дигән темага зона семинар-киңәшмәсе уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләү тарифлар турында эшләрне ачу һәм карап тикшерү юлы белән хәл ителә, РФ Хөкүмәтенең 13.05.2013 ел, №406 карары белән расланган Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу кагыйдәләрендә күздә тотылган очраклардан тыш.
ТР Финанс министрлыгы мобиль элемтә өчен “соңыннан түләү” тарифларын (постоплатный тариф) кулланучы абонентларга ЖКХ, интернет өчен, ЮХИДИ штрафларын һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрне телефон аша түләү мөмкинлеге бирердәй закон проектын эшли, ди хәбәр ителә “Изветия” газетасының сишәмбе санында.
Россия Федераль тарифлар хезмәте (Россия ФТХ) сайтына бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә карап тикшерү турында электрон рәвештә гаризалар һәм нигезләү материалларын, шулай ук Россия ФТХ запрослары буенча бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү кысаларында җибәрелә торган мәгълүмат һәм документларны тапшыру тәртибе турында 11.08.2014 ел, №СЗ-8689/4мәгълүмати хаты урнаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
“Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын килештерү һәм раслау тәртибе, шулай ук мондый программаларның (электр энергетикасы турында Россия Федерациясе законы нигезендә расланыла торган программалардан тыш) составына һәм эчтәлегенә карата таләпләр турында” 05.05.2014 ел, №410 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен алып баручы оешмаларның инвестицион программасы формасын эшләде. Әлеге форма, сайтларына урнаштыру өчен, республика муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларына хат белән (28.08.2014 ел, №1-24/2470) җибәрелде.
30 август көнне Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дигән республика хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр өләшү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Чирмешән муниципаль районында яшәүче күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм кулы сузып, ел саен әлеге акциядә катнашып килә.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
“Коммуналь комплекс, электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларга Россия Федерациясе бюджет системасы средстволары хисабына эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүгә бәйле алынмый калган керемнәрен каплау күләмен исәпләү һәм алынмый калган керемнәрне каплау нәтиҗәсендә килеп чыккан Россия Федерациясе субъекты яки җирле бюджет чыгымнарын федераль бюджет средстволары хисабына компенсацияләү күләмен билгеләү тәртибе турында” 01.07.2014 ел, №603 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланды: