Ростов-Донда табигый монополияләр субъектлары һәм коммуналь комплекс оешмалары эшчәнлеген җайга салу мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе уздырылды

2014 елның 12 сентябре, җомга

2014 елның 4-5 сентябрендә Ростов-Дон шәһәрендә “Табигый монополияләр субъектлары һәм коммуналь комплекс оешмалары эшчәнлеген җайга салу өлкәсендә үзгәрешләр. Максатлар һәм бурычларны үзгәртү” дигән темага зона семинар-киңәшмәсе уздырылды.

Семинар-киңәшмәне Ростов өлкәсе Хөкүмәте һәм Федераль тарифлар хезмәте оештырды. Чарада Россия Федерациясе 17 субъектының, шул исәптән Севастополь һәм Кырым Республикасы башкарма хакимият органнарының 200гә якын җитәкчесе һәм вәкиле, җайга салынулы оешмалар, төбәкләр министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Семинарда катнашучылар электр энергетикасы һәм газ тармакларында бәя хасил итү өлкәләрендәге, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр  буенча фикер алышты.

Россия Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Сергей Зинченко, быел Хөкүмәт гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләвенең үсүен чикләү мөмкинлеге бирердәй җитди карарлар кабул итте, дип билгеләп үтте.

Семинар ике көн дәвам итте. Аның барышында Россия Федерациясе Федераль  тарифлар хезмәте, Энергетика министрлыгы, энергетика компанияләре вәкилләре катнашында “Түгәрәк өстәл”ләр уздырылды, чыгышлар тыңланды.

Семинар-киңәшмә материаллары белән түбәндәге адрес буенча танышырга була: http://www.fstrf.ru/press/meeting/51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International