ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Федераль тарифлар хезмәтенең 01.08.2014 ел, №1198-э боерыгы нигезендә, Федераль тарифлар хезмәтенең 11 сентябрь, 2012 ел, №209-э/1 боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләргә үзгәрешләр кертелде.


23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 23 сентябрендә 10.30 сәгатьтә Россия Федераль тарифлар хезмәтендә (729 б.) 2015 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясен җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансына, җылылык энергиясе күләмнәре ягыннан, үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Россия ФСТ Идарәсе утырышы булачак.


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан норматив-хокукый актлар проектларын эшләү һәм алар буенча җәмәгатьчелекнең фикер алышуы нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштыру өчен булдырылган Бердәм портал сайтына “Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 27.12.2013 ел, №1746-э боерыгы белән расланган Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы тарифларны исәпләү буенча методик күрсәтмәләргә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” боерык проекты  урнаштырылган.


21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе

21 сентябрь көнне Казанда “Илкүләм кросс -2014” Бөтенроссия йөгерү көне булып узды. Массакүләм йөгерү буенча стартка барлыгы 24350 кеше чыкты.  Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чаралар “Казан-Арена” тирәсендә үткәрелде.


19
сентябрь, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014-2020 елларга Россия бердәм энергетика системасын үстерү схемасы һәм программасы электр энергиясе һәм егәрлегенә озак сроклы һәм уртача сроклы ихтыяҗны канәгатьләндерү максатыннан чыгып эшләнде.


17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советы утырышы булып узды. Экспертлар советы составына ТР дәүләт хакимияте һәм оешмалары вәкилләре керә.


16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.08.2014 ел, №611 карары нигезендә, “Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү турында” 24.03.2006 ел, №126 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда яшәүчеләргә һәм башкалабыз кунакларына яңартылган транспорт карталары сатып алу мәмкинлеге ачылды.  “Казанда яраткан урыннарыбыз” дигән бәйгедә җиңгән шәһәребезнең күренекле урыннары сурәтләнгән карталар бу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International