Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән, шәһәр яны пассажир компанияләре тарафыннан РФ субъектларына үткәндәге чор өчен регулировкалана торган тарифлар буенча пассажирлар ташу нәтиҗәсендә барлыкка килгән бурычларны хәл итү буенча килешүләр проектлары җибәрелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйды. Имзаланган килешү нигезендә, республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена кимендә 6 420 сум күләмендә минималь хезмәт хакы (компенсация түләүләрен һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне кертеп) билгеләнә. Бу - эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменә максималь дәрәҗәдә якын булган минималь хезмәт хакы.
“Тимер юл транспортында пассажирлар, багаж һәм йөк багажы ташуның яңа кагыйдәләрен раслау турында”19 декабрь, 2013 ел, №473 РФ Транспорт министрлыгы боерыгы нигезендә, урыны күрсәтелмәгән электричка билетын кире кайтарып булмаячак.
Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 19.08.2014 ел, №СЗ 9024/5 запросы нигезендә, җайга салынулы җылылык белән тәэмин итүче барлык оешмаларга 2014 елның 29 августына кадәр 2014 елның 1 нче яртыеллыгы йомгаклары буенча ягулыкның факттагы сатып алу бәяләре һәм куллану күләмнәре турында ЕИАС системасы аша шаблон форматында мәгълүмат тапшырырга кирәк.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
Россия Федераль тарифлар хезмәте 2014 елның 26 августында 2015 елга Татарстан Республикасы буенча электр энергиясенә тарифларның, шул исәптән тапшыру буенча тарифларны кертеп, электр энергиясен җитештерүда билгеләнгән генерацияләү егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган җылылык энергиясе чыганаклары тарафыннан электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларның максималь дәрәҗәдә чик күләмнәрен раслау буенча килештерү киңәшмәсе уздырыла.
Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 14.08.2014 ел, №СЗ-8826/12 мәгълүмати хаты (http://www.fstrf.ru/press/news/1845) нигезендә, 2014 елның 1 сентябренә кадәр Россия Федераль тарифлар хезмәтенә күпләп сату базарларының бәя зоналарына берләштерелгән, егәрлекне конкуренция нигезендә сайлап алуга бәя заявкаларында үзләренә карата иң югары бәяләр күрсәтелгән Россия Федерациясе субъектлары территорияләрендә урнашкан электр станцияләренә карата, шулай ук мәҗбүри режимда электр энергиясен һәм егәрлеген җибәрүче генерацияләү объектларына карата 2015 елда егәрлек һәм электр энергиясе бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүмат тапшырырга кирәк.
Казанда 6 августтан “Тимер юл вокзалы – Борисково” №3 трамвай маршруты яңадан ачылды. Трамвай көн саен “Тимер юл вокзалы – Г.Тукай урамы - Вахитов мәйданы – Техническая урамы – Кулагин урамы – Авангард урамы – Борисково торак массивы” маршруты буенча йөри.