“Коммуналь комплекс, электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларга Россия Федерациясе бюджет системасы средстволары хисабына эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүгә бәйле алынмый калган керемнәрен каплау күләмен исәпләү һәм алынмый калган керемнәрне каплау нәтиҗәсендә килеп чыккан Россия Федерациясе субъекты яки җирле бюджет чыгымнарын федераль бюджет средстволары хисабына компенсацияләү күләмен билгеләү тәртибе турында” 01.07.2014 ел, №603 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланды:
коммуналь комплекс, электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларга эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүгә бәйле алынмый калган керемнәрен каплау күләмен исәпләү кагыйдәләре;
әлеге оешмаларга алынмый калган керемнәрне каплау нәтиҗәсендә килеп чыккан Россия Федерациясе субъекты яки җирле бюджет чыгымнарын федераль бюджет средстволары хисабына компенсацияләү күләмен билгеләү кагыйдәләре.
Әлеге карар торак-коммуналь хуҗалыкка шәхси инвесторлар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.