Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 12 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасында махсус стоянкаларда тоткарланган транспорт чараларын күчерү һәм саклау өчен түләү күләмнәрен билгеләү турында.

2. “Казан ш. шәһәр иҗтимагый транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында” 31.01.2014 ел, №7-1/т Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында  басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International