Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Россия Федераль тарифлар хезмәте (Россия ФТХ) сайтына бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә карап тикшерү турында электрон рәвештә гаризалар һәм нигезләү материалларын, шулай ук Россия ФТХ запрослары буенча бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү кысаларында җибәрелә торган мәгълүмат һәм документларны тапшыру тәртибе турында 11.08.2014 ел, №СЗ-8689/4мәгълүмати хаты урнаштырылган.

Россия ФТХга тапшырыла торган электрон рәвештәге мәгълүматны һәм документларны ФГИС “ЕИАС ФСТ России” системасына түбәндәгечә урнаштырырга кирәк:

“Хранилище документов” бүлегендә “Добавление файлов в хранилищесылтамасын табарга, шуннан соң “ФСТ” серверын сайлап, “Загрузить файлы” сылтамасы буенча үтәргә;

урнаштыру өчен кирәкле файлларны сайлап алганнан соң аларны электрон санлы имза (ЭЦП) белән имзаларга һәм “Отправитьсылтамасын сайлап алырга.

Файлларны җибәргәннән соң “Копировать ссылку” төймәсен сайларга һәм күчереп алынган сылтаманы, хат темасында урнаштырылган файлларның тибын (гариза, нигезләү материаллары, мәгълүмати запроска җавап һ.б.) күрсәтеп, Россия Федераль тарифлар хезмәтенең электрон почтасына (spor@fstrf.ru) җибәрергә.

Югарыда күрсәтелгән ысул белән теләсә кайсы форматтагы файлларны, шул исәптән сканирланган документларны да җибәреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International