Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасында махсус стоянкаларда тоткарланган транспорт чараларын күчерү һәм саклау өчен түләү күләмнәрен килештерү турында.

2. “Казан ш. шәһәр иҗтимагый транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында” 31.01.2014 ел, №7-1/т Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International