Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 16.07.2014 ел, №1154-э боерыгы нигезендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы тарифларны билгеләү регламенты расланды

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләү тарифлар турында эшләрне ачу һәм карап тикшерү юлы белән хәл ителә, РФ Хөкүмәтенең 13.05.2013 ел, №406 карары белән расланган Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу кагыйдәләрендә күздә тотылган очраклардан тыш.

Тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә РФ субъектларының башкарма хакимият органнары,  җирлекләр һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары (РФ субъектлары законнары нигезендә җирлекләр һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына тарифларны дәүләти җайга салуга вәкаләтләр бирелгән очракта) тарафыннан тарифларны билгеләү турында эшләрне ачу һәм карап тикшерү хәл ителә:

- җайга салынулы оешма тәкъдиме буенча;

 -җайга салынулы оешмалар тарафыннан тарифларны билгеләү турында гариза яки әлеге Кагыйдәләрдә күздә тотылган материаллар тапшырылмаган очракта, тарифларны җайга салу органы тәкъдиме буенча.

Җайга салынулы оешма чираттагы җайга салу чоры алдыннан килгән елның 1 маена кадәр тарифларны җайга салу органына тарифларны билгеләү турында тәкъдим тапшыра.

Тарифларны билгеләү турында тәкъдим, шул исәптән эшчәнлекнең җайга салынулы  аерым төрләре буенча, җайга салынулы оешманың тарифларны билгеләү турында гаризасыннан һәм кирәкле нигезләү материалларыннан тора.

Эш ачу яки эш ачудан баш тарту, мөрәҗәгать итүче тапшырган документлар һәм материалларны кире кайтару белән бергә, тарифларны билгеләү турында гариза теркәлгәннән соң 10 эш көненнән дә соңга калмыйча хәл ителә.

Тарифларны җайга салу органы тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның  нигезлелеге ягыннан тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәргә, тарифларны исәпләү параметрларын билгеләүнең дөреслегенә экспертиза үткәрә һәм аның нәтиҗәләрен   үзенең эксперт бәяләмәсендә чагылдыра.

Әлеге эксперт бәяләмәсе, шулай ук җайга салынулы оешмалар, кулланучылар тарафыннан тапшырылган бәяләмәләр тарифларны билгеләү турында эш белән бергә куела.

Тарифларны билгеләү турында карар идарәнең (коллегия) утырышы йомгаклары буенча тарифларны җайга салу органы тарафыннан кабул ителә.

Тарифларны җайга салу органы  тарифларны билгеләү турында карарны Интернет челтәрендәге рәсми сайтына урнаштыра, мондый сайт булмаганда – РФ субъектының югарыгы вазыйфаи заты билгеләгән  рәсми сайтка урнаштыра, шулай ук карарны РФ субъекты дәүләт хакимияте органнарының норматив-хокукый актларын рәсми төстә бастыру чыганагында бастырып чыгара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International