Торак-коммуналь хезмәтләр өчен һәм штрафларны мобиль телефоннан түләү мөмкинлеге ачыла

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

ТР Финанс министрлыгы мобиль элемтә өчен “соңыннан түләү” тарифларын (постоплатный тариф) кулланучы абонентларга ЖКХ, интернет өчен, ЮХИДИ штрафларын һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрне телефон аша түләү мөмкинлеге бирердәй закон проектын эшли, ди хәбәр ителә “Изветия” газетасының сишәмбе санында.

Хәзерге вакытта, “Илкүләм түләү системасы турында” закон нигезендә, элемтә операторы абонентка бурычка акча биреп тора алмый. Шул сәбәпле элемтә операторлары кредит тарифларын, аерым алганда, корпоратив тарифларны кулланучы абонентларга хезмәтләр күрсәтү өчен түли алмый.

Россия Финанс министрлыгында мобиль элемтә операторларының үзләре хисабына “соңыннан түләү” тарифларын кулланучылар заказ биргән хезмәтләр өчен түли алулары күздә тотыла. Операцияләр партнер банклар һәм банк булмаган кредит оешмалары аша хәл ителәчәк. Абонент исә, үз чиратында, мобиль элемтә операторы белән генә килешү төзеп, фәкать аның алдында гына җавап тотачак.

Үзләренең хезмәткәрләрен корпоратив элемтә белән тәэмин итүче компанияләр дә аерым лицевой счетлар булдырырга мөмкин. Бу очракта мондый лицевой счетлардан хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләргә хезмәткәрләр үзләре оператор алдында җавап тотачак. Хәзергә исә корпоратив мобиль телефоннар абоненты булып компания  тора һәм ул, әлбәттә инде, барлык счетлар буенча җавап тота.

Шуны да билгеләп үтик: бүген мобиль телефон счетындагы акча хисабына интернет, ЖКХ, телевидение, телефон өчен, ЮХИДИ штрафларын, банк кредитларын, машина кую өчен түләргә, самолет һәм поезд билетлары сатып алырга, акча салырга (денежный перевод) була.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International