Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы җайга салынулы оешмалар игътибарына

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

“Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын килештерү һәм раслау тәртибе, шулай ук мондый программаларның  (электр энергетикасы турында Россия Федерациясе законы нигезендә расланыла торган программалардан тыш) составына һәм эчтәлегенә карата таләпләр турында” 05.05.2014 ел, №410 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен алып баручы оешмаларның инвестицион программасы формасын эшләде. Әлеге форма, сайтларына урнаштыру өчен, республика муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларына хат белән (28.08.2014 ел, №1-24/2470) җибәрелде.

Җылылык белән тәэмин итүче оешманың инвестицион программасы формасы  http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=272421 бүлегендә (Документлар > Җайга салынулы оешмаларга > Электр һәм җылылык энергетикасы > Җылылык белән тәэмин итүче/җылылык челтәрләре  оешмаларының инвестицион программаларына карата таләпләр) урнаштырылган.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен алып баручы оешмаларга инвестицион программа проектын әзерләгәндә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 05.05.2014 ел, №410 карары таләпләренә таянып эш итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International