Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 19 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Электр челтәре компаниясе” ЯАҖ белән “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында.

2. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.

3. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

4.“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” МУП тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм күмү хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.

5. “ПРОСТО МОЛОКО” Идарәче компаниясе ҖЧҖнең “Казан сөт комбинаты”на җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.

6. “Ябык металл прокат склады, ТР, Чаллы ш., Сәнәгать ур., 32”  - “ФОРД СОЛЛЕРС ХОЛДИНГ” ҖЧҖ  объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

7. “Ябык металл прокат склады, ТР, Чаллы ш., Сәнәгать ур., 32”  - “ФОРД СОЛЛЕРС ХОЛДИНГ” ҖЧҖ  объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

8. “Әзер продукция склады, ТР, Чаллы ш., “КамАЗ” ААҖ Промкомзона”  - “ФОРД СОЛЛЕРС ХОЛДИНГ” ҖЧҖ  объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

9. “ГЭС б. 1 нче микрорайонында күп катлы торак комплекс, 1/15А һәм 1/15Б блоклары, ТР, Чаллы ш., 1/15 торак йорт тирәсендә” - “АНГ  - Холдинг” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

10. “ГЭС б. 1 нче микрорайонында күп катлы торак комплекс, 1/15А һәм 1/15Б блоклары, Чаллы ш., 1/15 торак йорт тирәсендә” - “АНГ  - Холдинг” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

11. “ГЭС б. 1 нче микрорайонында күп катлы торак комплекс, 1/15В блогы, Чаллы ш., ГЭС б., 1/1 һәм 1/14 торак йорт тирәсендә” - “АНГ  - Холдинг” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International