21 сентябрь көнне Казанда “Илкүләм кросс -2014” Бөтенроссия йөгерү көне булып узды. Массакүләм йөгерү буенча стартка барлыгы 24350 кеше чыкты. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чаралар “Казан-Арена” тирәсендә үткәрелде.
Шулай итеп, Татарстан башкаласы Россиядә “Илкүләм кросс -2014” ярышлары уздырылган 80 шәһәрнең берсенә әйләнде. Йөгерүдә, гадәттәгечә, профессиональ спортчылар, спорт ветераннары һәм сәламәт тормыш рәвешен алып баручы гади халык катнашты.
Массакүләм йөгерү буенча стартка мәктәп укучылары, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары, Казанның югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, спортчылар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре чыкты.
“Илкүләм кросс” программасында, гадәттәгечә, гаилә белән йөгерү дә бар иде. 6-8 яшьлек һәм 10-11 яшьлек балалары белән әти-әниләр 500 метр араны йөгереп узды. Быел гаилә белән йөгерүдә “рекорд” куелды – барлыгы 19 гаилә йөгерде! 2013 елда нибары 12 гаилә генә старт сызыгына чыгып баскан иде.
Спорт ветераннары - 2,5 чакрым, спортчы егетләр – 5 чакрым, спортчы кызлар исә 2,5 чакрым ераклыкка йөгерде.