ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Экспертлар советы утырышы булып узды

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

2014 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советы утырышы булып узды. Экспертлар советы составына ТР дәүләт хакимияте һәм оешмалары вәкилләре керә.

Көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.2014-2016 елларга “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖнең инвестицион программасын үзгәртү проектын (2014 елгы чаралар ягыннан) карап тикшерү.

2. 2013-2015 елларга “Бөгелмә җылылык челтәрләре” ААҖнең инвестицион программасын үзгәртү проектын (2014 елгы чаралар ягыннан) карап тикшерү.

3. 2011-2015 елларга “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖнең инвестицион программасын үзгәртү проектын (2014 елгы чаралар ягыннан) карап тикшерү.

4. 2015-2019 елларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең инвестицион программасы проектын карап тикшерү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International