Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Электр челтәре компаниясе” ЯАҖ белән “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны килештерү турында.
2. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.
3. “Ябык металл прокат склады, ТР, Чаллы ш., Сәнәгать ур., 32” - “ФОРД СОЛЛЕРС ХОЛДИНГ” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
4. “Ябык металл прокат склады, ТР, Чаллы ш., Сәнәгать ур., 32” - “ФОРД СОЛЛЕРС ХОЛДИНГ” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
5. “Әзер продукция склады, ТР, Чаллы ш., “КамАЗ” ААҖ Промкомзона” - “ФОРД СОЛЛЕРС ХОЛДИНГ” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
6. “ГЭС б. 1 нче микрорайонында күп катлы торак комплекс, 1/15А һәм 1/15Б блоклары, ТР, Чаллы ш., 1/15 торак йорт тирәсендә” - “АНГ - Холдинг” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
7. “ГЭС б. 1 нче микрорайонында күп катлы торак комплекс, 1/15А һәм 1/15Б блоклары, Чаллы ш., 1/15 торак йорт тирәсендә” - “АНГ - Холдинг” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
8. “ГЭС б. 1 нче микрорайонында күп катлы торак комплекс, 1/15В блогы, Чаллы ш., ГЭС б., 1/1 һәм 1/14 торак йорт тирәсендә” - “АНГ - Холдинг” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
9. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
10. “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” МУП тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм күмү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.
11. “ПРОСТО МОЛОКО” Идарәче компаниясе ҖЧҖнең “Казан сөт комбинаты”на җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.