Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.08.2014 ел, №611 карары нигезендә, “Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү турында” 24.03.2006 ел, №126 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.

Әлеге өстәмәләр нигезендә, торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүгә “перерасчет” ясаганда, бер ел дәвамында гражданингә түләнгән субсидия-ташламалар суммасының автомат рәвештә төзәтелүе, бер елдан өч елга кадәрге чорда төзәтүләрнең гражданин гаризасы нигезендә хәл ителүе, өч елдан артыграк чор өчен яңадан исәпләгәндә гражданинга күчерелгән субсидия-ташламаның тиешледән артыгының кире кайтарылмавы билгеләнгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International