Генерацияләү компанияләре - электр энергиясен (егәрлек) күпләп сату базары компанияләре игътибарына!

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
 2014 елның 23 сентябрендә 10.30 сәгатьтә Россия Федераль тарифлар хезмәтендә (729 б.) 2015 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясен җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансына, җылылык энергиясе күләмнәре ягыннан, үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Россия ФСТ Идарәсе утырышы булачак.
Киңәшмәгә компанияләрдән вәкаләтле вәкилләр (компаниядән күп дигәндә ике вәкил) чакырыла. Киңәшмәдә вәкаләтле вәкилләрнең катнашуы өчен ышанычнамәгә ия булу шарт.
Киңәшмәдә катнашырга җыенучыларга пропускларга заказ бирү өчен киңәшмәдә катнашучылар турында мәгълүматларны (оешма атамасы, били торган вазыйфасы, Ф.И.О. (тулысынча), элемтәгә керү өчен телефоннары) 2014 елның 22 сентябре, 15.00дән соңга калмыйча җибәрергә кирәк.
Мәгълүматларны электрон почта (NYakudkina@FSTRF.ru)  аша җибәрергә.

http://www.fstrf.ru/press/news/1857
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International