Казанда яшәүчеләргә һәм башкалабыз кунакларына яңартылган транспорт карталары сатып алу мәмкинлеге ачылды. “Казанда яраткан урыннарыбыз” дигән бәйгедә җиңгән шәһәребезнең күренекле урыннары сурәтләнгән карталар бу. Карта шәһәр үзәге картасы һәм җәмәгать транспорты схемасы белән бергә сатылачак. Бу яңалыклар транспорт картасы бәясен нибары 10 сумга кыйммәтләндерәчәк. Яңа карталар тиражы – 30 мең нөсхә.