Федераль тарифлар хезмәтенең 11 сентябрь, 2012 ел, №209-э/1 боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләргә үзгәрешләр кертү турында

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Федераль тарифлар хезмәтенең 01.08.2014 ел, №1198-э боерыгы нигезендә, Федераль тарифлар хезмәтенең 11 сентябрь, 2012 ел, №209-э/1 боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләргә үзгәрешләр кертелде.

Аерым алганда, 2015 елның 1 октябреннән, гамәлдәге электр челтәре хуҗалыгы объектларыннан алып, тоташтырыла торган энергия кабул итү җайланмаларына  яки электр энергетикасы объектларына кадәр, электр хуҗалыгы объектларын төзү чыгымнарын каплауга 150 кВТ артмаган максималь егәрлектәге энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру өчен түләү составына кертелә торган инвестиция өлеше әлеге чыгымнар күләменең 50 процентыннан артмаска тиеш.

2017 елның 1 октябреннән  максималь егәрлеге 150 кВТ артмаган энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру өчен түләү составына, гамәлдәге электр челтәре хуҗалыгы объектларыннан алып, тоташтырыла торган энергия кабул итү җайланмаларына  яки электр энергетикасы объектларына кадәр, электр хуҗалыгы объектларын төзү белән бәйле чыгымнар кертелми.

Шул ук вакытта  максималь егәрлеге 150 кВТ артмаган энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру өчен түләү составында 2015 елның 1 октябреннән исәпкә алынмаган,  гамәлдәге электр челтәре хуҗалыгы объектларыннан алып, тоташтырыла торган энергия кабул итү җайланмаларына  яки электр энергетикасы объектларына кадәр, электр хуҗалыгы объектларын төзү чыгымнары челтәр оешмасының электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләүдә исәпкә алына торган чыгымнарга кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International