Федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан норматив-хокукый актлар проектларын эшләү һәм алар буенча җәмәгатьчелекнең фикер алышуы нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштыру өчен булдырылган Бердәм портал сайтына “Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 27.12.2013 ел, №1746-э боерыгы белән расланган Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы тарифларны исәпләү буенча методик күрсәтмәләргә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” боерык проекты урнаштырылган.
Федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан норматив-хокукый актлар проектларын эшләү һәм алар буенча җәмәгатьчелекнең фикер алышуы нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштыру өчен Бердәм портал (regulation.gov.ru) федераль башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең мәгълүмати яктан ачыклыгын көчәйтү һәм гражданнарның, аларның берләшмәләре һәм оешмаларының дәүләт эшләре белән идарә итүдә конституцион хокукларын тормышка ашыру максатыннан чыгып оештырылган.
Сылтама: Боерык проекты – http://regulation.gov.ru/project/17048.html?point=view_project&stage=2&stage_id=11468