Казан-Мәскәү маршруты буенча хәрәкәт итүче икекатлы поездлар ярты ел өчен чирек миллионнан артык пассажир ташыган. Беренче рейс 2015 елның 2 июнендә “Казан-1” тимер юл вокзалыннан тантаналы төстә озатып җибәрелгән иде.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, 30.12.2015, № 7-6/т карары нигезендә, Чаллыда барлык транспорт төрләре – автобус һәм трамвай өчен пассажирлар һәм багаж ташу буенча түбәндәге зурлыкларда бердәм тариф билгеләде:
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Казанда 14 автобус маршрутының хәрәкәт итү схемасы үзгәртелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе тиешле карарга имза салды. Әлеге документ Казан МБ Документлар җыентыгында бастырылган. Әлеге үзгәрешләр шәһәрдә яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту һәм пассажир ташуларның иминлеген арттыру өчен кертелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2015 елның 26 ноябрендә Казан ш. Совет районы буенча 12 номерлы суд кишәрлегенең җәмәгать судьясы, Дәүләт комитеты тарафыннан РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше “Административ штрафны вакытында түләмәү” нигезендә Дәүләт комитеты элек салган 50 мең сум күләмендәге штрафны түләмәгән өчен кузгатылган административ хокук бозу турында эшне карап тикшерү нәтиҗәсендә, 100 мең сум күләмендә җәза билгеләү хакында карар чыгарды, бу исә түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмен тәшкил итә.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 2015 елның 9 ноябрендәге “Казан ш. аэропортында “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар (җыемнар) раслау турында”гы 1055/15 номерлы боерыгы нигезендә “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ самолетларына хезмәт күрсәтү өчен чик күләмдәге максималь җыемнар һәм тарифлар билгеләнде.
Салкын су белән тәэмин итү, су бүлү һәм кайнар су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын юк итү (күмү), җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясе тапшыру өлкәләрендә мәгълүмат ачу буенча яңартылган шаблоннар Дәүләт комитетының kt.tatarstan.ru рәсми сайтында “Мәгълүмат ачу” > “Мәгълүмат ачу рәвешләре” бүлегендә урнаштырылган.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2015 елның 10 декабрендәге утырышында “ТР гомумбелем бирү оешмалары карамагындагы җәмәгать туклануы предприятиеләренә сатыла торган азык-төлеккә (товарларга) чик күләмдәге максималь өстәмә бәя дәрәҗәләрен билгеләү турында”гы мәсьәлә карап тикшерелде.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2015 елның 16 декабрендәге 7-5/т номерлы карары белән бер 10 чакрымлы зона өчен икътисади яктан нигезләнгән 24,89 сум күләмендә тариф билгеләде. Халык өчен уртача тариф бер 10 чакрымлы зона өчен 11,3 сум тәшкил итә (13,5%ка арта), бу исә республика бюджетында каралган компенсацияләр (380,64 миллион сум) кысаларда “Содружество” (“Бердәмлек”) ААҖнең югалтуларсыз эшчәнлек башкаруын тәэмин итәчәк, шулай ук альтернатив автомобиль транспорты тарифлары белән чагыштырырлык.