Салкын су белән тәэмин итү, су бүлү һәм кайнар су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын юк итү (күмү), җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясе тапшыру өлкәләрендә мәгълүмат ачу буенча яңартылган шаблоннар Дәүләт комитетының kt.tatarstan.ru рәсми сайтында “Мәгълүмат ачу” > “Мәгълүмат ачу рәвешләре” бүлегендә урнаштырылган.
Дәүләт комитеты искә төшерә, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 1 өлешендәге 19.8.1 ст. нигезендә табигый монополия субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачу буенча билгеләнгән стандартларны һәм, табигый монополия субъектлары һәм (яки) коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат тапшыру срокларын һәм ешлыгын бозуны да кертеп, аны тапшыру һәм (яки) тутыру рәвешләрен бозу вазифаи затларга биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.