Ярты ел эчендә Казан-Мәскәү юнәлешендәге икекатлы поездлар 250 меңнән артык пассажир ташыган

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Казан-Мәскәү маршруты буенча хәрәкәт итүче икекатлы поездлар ярты ел өчен чирек миллионнан артык пассажир ташыган. Беренче рейс 2015 елның 2 июнендә “Казан-1” тимер юл вокзалыннан тантаналы төстә озатып җибәрелгән иде.

Сафка бастырылганнан бирле ноябрь аена кадәр икекатлы 23/24 номерлы поезд белән 253800 пассажир ташылган (2015 елның 18 декабренә кадәр – 293100 пассажир), дип хәбәр итә тимер юл матбугат хезмәте. Чагыштыру өчен: аналогик чорда Мәскәү-Казан юнәлешендәге 1 номерлы фирма поездында 113800 пассажир озатылган (2015 елның 18 декабренә кадәр – 137200 пассажир).

23/24 номерлы поезд көн саен йөреп тора. Мәскәүдән китү вакыты – 23.08, Казанга киләсе көнне 10.45 сәгатьтә килә. Казаннан исә поезд 17.10 сәгатьтә кузгала һәм Мәскәүгә икенче көнне 5.38 сәгатьтә килеп җитә.

Россия территориясендә икекатлы поездлар түбәндәге маршрутлар буенча йөриләр: Мәскәү – Санкт-Петербург, Мәскәү – Адлер, Мәскәү – Воронеж, Мәскәү – Самара.

http://www.kzn.ru/news/51841-za-polgoda-dvuhetazhnye-poezda-soobscheniem-kazan-%E2%80%93-moskva-perevezli-bolee-250-tys-passaz

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International