2015 елның 26 ноябрендә Казан ш. Совет районы буенча 12 номерлы суд кишәрлегенең җәмәгать судьясы, Дәүләт комитеты тарафыннан РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше “Административ штрафны вакытында түләмәү” нигезендә Дәүләт комитеты элек салган 50 мең сум күләмендәге штрафны түләмәгән өчен кузгатылган административ хокук бозу турында эшне карап тикшерү нәтиҗәсендә, 100 мең сум күләмендә җәза билгеләү хакында карар чыгарды, бу исә түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмен тәшкил итә.
Аны түләмәү нәтиҗәсендә “Жилстрой” ҖЧҖ РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылган 50 мең сум күләмендәге штраф элегрәк, ышанычлылык һәм сыйфат күрсәткечләренең фактик әһәмиятен хисаплаганда файдаланыла торган хисап белешмәләрен тапшырмау факты буенча РФ КоАП 19.7.1 ст. 1 өлеше “Тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләт бирелгән органга белешмәләрне тапшырмау яки белә торып ялган белешмәләр тапшыру” буенча кузгатылган административ хокук бозу эшен карап тикшерү нәтиҗәсендә, Дәүләт комитеты тарафыннан салынган иде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 31 декабрендәге 1220 номерлы карары белән расланган Озак вакытлы тарифлар билгеләгәндә кулланыла торган җиткерелүче товарларның һәм күрсәтелүче хезмәтләрнең ышанычлылык һәм сыйфат күрсәткечләрен билгеләү турында нигезләмәнең 14 пункты таләпләре нигезендә территориаль челтәр оешмалары җайга салучы оешмаларга хисап елыннан соң килүче елның 1 апреленә кадәр ышанычлылык һәм сыйфат күрсәткечләренең фактик әһәмиятен хисаплаганда файдаланыла торган хисап белешмәләрен тапшыра.
Тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләт бирелгән органга белешмәләр тапшырмау, әгәр белешмәләрне тапшыру тарифларны билгеләү, кертү яки гамәлдән чыгару, шулай ук күрсәтелгән орган тарафыннан контрольлек (күзәтчелек), мәгълүмат туплау буенча вәкаләтләрен башкаруы өчен норматив-хокукый актларда каралган икән, шулай ук аларны вәкаләтле орган күрсәткән вакытка тапшырмау вазифаи затларга өч мең сумнан биш мең сумга кадәр; юридик затларга илле мең сумнан йөз мең сумга кадәр административ штраф салып, РФ КоАП 19.7.1 ст. 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп була.