Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Чаллы шәһәренең шәһәр юнәлешендә пассажирлар һәм багаж ташу буенча чик күләмдәге максималь тарифлар билгеләү хакында.
2. Дәүләт комитетының 2014 елның 17 декабрендәге “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмаларының челтәрләре буенча электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә бердәм (котловой) тарифлар билгеләү турында” 3-18/э номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2015 елның 11 декабрендәге “2016 елга Татарстан Республикасы халкына һәм аңа тиңләштерелгән категория кулланучылары өчен электр энергиясенә бәяләр (тарифлар) билгеләү турында” 3-18/э номерлы карарына карата кушымтага үзгәрешләр кертү хакында.
4. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2015 елның 11 декабрендәге “2016 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен стандартлаштырылган тариф ставкалары, максималь егәрлек берәмлеге өчен ставкалар һәм түләүне хисаплау өчен формула билгеләү турында” 6-146/тп номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
5. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2013 елның 18 декабрендәге “Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе өчен озак вакытлы җайга салу чорына тарифлар билгеләү турында” 5-53/тэ номерлы карарына карата кушымтага үзгәрешләр кертү хакында.
6. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.