Казанда 14 автобус маршрутының хәрәкәт итү схемасы үзгәртелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе тиешле карарга имза салды. Әлеге документ Казан МБ Документлар җыентыгында бастырылган. Әлеге үзгәрешләр шәһәрдә яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту һәм пассажир ташуларның иминлеген арттыру өчен кертелгән.
Үзгәрешләр түбәндәге маршрутларга кагыла:
9 номерлы “Интернат – Аки т.м.” маршруты (иң соңгы “Интернат” тукталышы “Дәрвишләр т.м.” тукталышына үзгәртелә, маршрутның исеме: “Дәрвишләр т.м. – Аки т.м.”);
11 номерлы “Халитов ур. – Кече Дәрвишләр т.м.” (иң соңгы “Халитов ур.” тукталышы “Дәрвишләр т.м.” тукталышы итеп үзгәртелә, маршрутның исеме “Дәрвишләр т.м. – Кече Дәрвишләр т.м.);
25 номерлы “2 нче Тихорецкая ур. – Дәрвишләр т.м.” маршруты (иң соңгы “2 нче Тихорецкая ур.” тукталышы “Техническая ур.” тукталышы итеп үзгәртелә, маршрутның хәрәкәт итү схемасыннан “Күмәртәләп сату складлары” тукталышы төшеп кала, маршрутның исеме: “Техническая ур. – Дәрвишләр торак массивы”);
35 номерлы “Г. Тукай мәйд. метро станциясе – Гаврилов ур.” маршруты (Ф.Әмирхан ур. – Петр Витер ур. – Ф.Әмирхан ур. – Воровский ур. буенча бер юнәлештә хәрәкәт итү схемасы үзгәртелә, алга таба маршрут буенча);
35а номерлы “Г. Тукай мәйд. метро станциясе – Халитов ур.” маршруты (Ф.Әмирхан ур. – Петр Витер ур. – Ф.Әмирхан ур. – Воровский ур. буенча бер юнәлештә хәрәкәт итү схемасы үзгәртелә, алга таба маршрут буенча);
36 номерлы “Әйбер базары – Осиново” маршруты (Болотников урамы буенча Фрунзе урамына таба хәрәкәт итү схемасы үзгәртелә, “Петров ис. парк”, “Беренче Май ур.”, “25 Октябрь ур.” тукталышлары схемадан төшеп кала, алга таба маршрут буенча);
43 номерлы “Химическая ур. – 2 нче Тихорецкая ур.” маршруты (иң соңгы “2 нче Тихорецкая ур.” тукталышы “Техническая ур.” тукталышына үзгәртелә, схемадан “Күмәртәләп сату складлары” тукталышы төшеп кала, маршрутның исеме: “Химическая ур. – Техническая ур.”);
44 номерлы “Медицина аппаратурасы заводы – Дәрвишләр т.м.” маршруты (“Адмиралтейская ур.” тукталышына кадәр хәрәкәт итү схемасы үзгәртелә, маршрутның исеме: “Адмиралтейская ур. – Дәрвишләр т.м.);
46 номерлы “Универсиада авылы – Профилакторий” маршруты (Комиссар Габишев ур. – Имәнлек ур. буенча бер юнәлештә хәрәкәт итү схемасы үзгәрә, алга таба маршрут буенча, маршрутның исеме “Имәнлек экопаркы т.м. – Профилакторий”);
74 номерлы “Адоратский ур. – 10 нчы микрорайон” маршруты (Чистай ур.- С.Хәким ур. – Чистай ур. – Ф. Әмирхан ур. буенча бер юнәлештә “Су төрләре буенча спорт сарае” тукталышына кадәр хәрәкәт итү схемасы үзгәртелә, соңгы “Адроатский ур.” тукталышы “Ф. Әмирхан ур.” тукталышына үзгәртелә, маршрутның исеме: Ф.Әмирхан ур. – 10 нчы микрорайон”);
74а “Адоратский ур. – 10 нчы микрорайон” маршруты (Чистай ур.- С.Хәким ур. – Чистай ур. – Ф. Әмирхан ур. буенча бер юнәлештә “Су төрләре буенча спорт сарае” тукталышына кадәр хәрәкәт итү схемасы үзгәртелә, соңгы “Адроатский ур.” тукталышы “Ф. Әмирхан ур.” тукталышына үзгәртелә, маршрутның исеме: Ф.Әмирхан ур. – 10 нчы микрорайон”);
75 номерлы “Сәламәтлек” комбинаты – Универсам-2” маршруты (Чистай ур.- С.Хәким ур. – Чистай ур. –Ф. Әмирхан ур. буенча бер юнәлештә, кире маршрут буенча Ф.Әмирхан ур. – Чистай ур. юнәлешендә “Су төрләре буенча спорт сарае” тукталышына кадәр хәрәкәт итү схемасы үзгәртелә, алга таба маршрут буенча);
89а номерлы “Гудованцев ур. – Кызыл Октябрь т.м.” маршруты (иң соңгы “Гудованцев ур.” тукталышы “Жилплощадка т.м.” тукталышына үзгәртелә, маршрутның исеме: “Жилплощадка т.м. – Кызыл Октябрь т.м.”);
90 номерлы “Татарстан ур. – Куюки” маршруты (иң соңгы “Татарстан ур.” тукталышы “Г. Тукай мәйд. метро станциясе” тукталышына үзгәртелә, маршрутның исеме: “Г. Тукай мәйд. метро станциясе – Куюки”).
http://www.kzn.ru/news/51848-v-kazani-izmenena-shema-dvizheniya-14-avtobusnyh-marshrutov