ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Чаллыда җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж ташу буенча бердәм тариф билгеләде

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, 30.12.2015, № 7-6/т карары нигезендә, Чаллыда барлык транспорт төрләре – автобус һәм трамвай өчен пассажирлар һәм багаж ташу буенча түбәндәге зурлыкларда бердәм тариф билгеләде:

билетны транспорт салонында акчага сатып алганда – 20 сум;

юлда барган өчен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә, 1 мәртәбә бару өчен – 18 сум;                                                                                           

50 мәртәбә баруга исәпләнгән озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә – 15 сум.

Электр транспорты

Хәзерге вакытта гамәлдә булган тарифлар Дәүләт комитеты тарафыннан 2012 елның 31 маендагы №7-8/т карары белән расланды:

билетны транспорт салонында акчага сатып алганда – 15 сум;

юлда барган өчен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә, 1 мәртәбә бару өчен – 14 сум, 5 мәртәбә – 14 сум, 50 мәртәбә – 12 сум. 

Тарифларны арттыру түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:

трамвай юлларын, элемтә челтәрләрен капиталь ремонтлау зарурлыгы булу: 115 трамвайдан 100 трамвайның (яки 87%) амортизация ресурсы сарыф ителү сәбәпле, хәрәкәт итү составы паркын яңарту зарурлыгы килеп туу;

энергия йөрткечләргә карата тарифлар арту.

 тариф 2012 елның июленнән бирле үзгәрмәде.

Гамәлдәге тарифларны арттырганда билетны транспорт чарасы салонында акчага 20 сумнан сатып алганда һәм юлда бер мәртәбә бару өчен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә 18 сумга кадәр, 50 һәм аннан күбрәк мәртәбә бару өчен 15 сумга кадәр түләгәндә, хәрәкәт составын яңарту программасын дәвам иттерергә мөмкинлек бирә торган табыш алу фаразлана.

Автомобиль транспорты

Хәзерге вакытта гамәлдә булган тарифлар Дәүләт комитеты тарафыннан 2014 елның 06 мартындагы 7-2/т номерлы карары нигезендә түбәндәге зурлыкларда билгеләнде:

билетны транспорт салонында акчага сатып алганда – 17 сум;

юлда барган өчен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә, 1 мәртәбә бару өчен – 16 сум, 50 мәртәбә – 15 сум.

Тарифларны арттыру түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:

         лизинг түләүләренә карата чыгымнар арту. “Электротранспорт” МУП автобуслар паркы “Нефаз” маркалы автобуслардан гыйбарәт, алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.04.2013, № 283 карары белән расланган “2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 5 еллык вакытка лизингка сатып алынган газ-мотор ягулыгында эшли;

гомуми характердагы инфляция процесслары, шул исәптән: ягулык-майлау материалларына, шиналарга һәм запас частьларга бәя арту.

Законнар нигезендә тарифлар ТР Юстиция министрлыгы сайтында рәсми басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International