“Электр энергетикасы турында” Федераль законның 23.2 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 30.12.2015, № 450-ФЗ Федераль закон нигезендә территориаль челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү зурлыгын ачыклый торган стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләү тәртибе билгеләнде.
Декабрь азагында ОНЛС һәм “Семь нозологий” программалары буенча, гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару препаратларының яңартылган* исемлекләре һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле булган дару препаратларының минималь ассортимнты расланды.
Татарстан башкаласында җылылык челтәрләрендә саркып яту урыннарын ачыклау эшләре алып барыла. Моның өчен 19 гыйнвар көнне Казан ТЭЦ-2 килә торган магистраль җылыйөрткечендәге суга яшел төстәге буягыч (Уранин-А) салыначак. Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарындагы йортларда краннан килә торган су яшел төскә буялырга мөмкин.
Казанда янәшәсендә 1 гектар мәйданлы автотукталыш урыны булган модульле “Көнчыгыш” автовокзалының төзелеше тәмамланып килә. Аны якын арада рәсми рәвештә ачарга планлаштыралар.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты ел саен 1 февральдән дә соңга калмыйча җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмаларга энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата билгеләнгән таләпләрнең фактта үтәлүе турында хисаплар җибәрергә кирәклеге турында исегезгә төшерә.
Социологлар тормыш сыйфаты буенча илнең иң яхшы 10 шәһәре исемлеген төзегән. Казан бу рейтингта өченче урынны алып тора, аннан алда – Төмән һәм Мәскәү. Галимнәр фикеренчә, узган ел белән чагыштырганда, вәзгыять баштанаяк үзгәргән: лидер-шәһәрләр, аутсайдер-шәһәрләр буларак, элеккегечә иң яхшы статусын яклап килә, дип хәбәр итә “Российская газета”.
1 гыйнвардан башлап Татарстанда ташламалы категория гражданнары өчен юлда йөрү субсидиясенең күләме үзгәрде. Бу хактагы карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23.09.2015, № 698 Карарында бастырылган.
Казан-Аэропорт-Казан маршруты буенча шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрде. Яңа поездлар 2016 елның 10 гыйнварыннан 29 апреленә кадәр һәм 3 октябреннән 31 декабренә кадәр рельсларга чыга.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясенең 2012 елның 04 маендагы 442 номерлы карары белән расланган Электр энергиясенең берәмтекләп сату базарлары функцияләвенең төп нигезләмәләренең (алга таба – Төп нигезләмәләр) 16 пункты нигезендә “Авангард” ИК” ҖЧҖ электр энергиясен кулланучыларга түбәндәге мәгълүматны җиткерә:
Коммуналь хезмәтләрне башкаручы, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми милегенә хезмәт күрсәтү турындагы нигезләмәне үз эченә алучы күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен төзү нигезендә, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми милке составына керә торган инженерлык коммуникацияләренең, исәпкә алу җайланмаларының һәм башка җиһазларның күпфатирлы йортта яшәүче гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча зарури ресурсларны җиткерү өчен даими әзерлеген тәэмин итәргә бурычлы. Милекне карап тоту, шул исәптән, кулланыла торган ресурсларны исәпкә алу буенча коллектив (гомумйорт) җайланмаларыннан тиешенчә файдалануны да үз эченә ала.