“Казан” халыкара аэропорты” ААҖ самолетларыннан файдалану өчен чик күләмдәге максималь җыемнар һәм тарифлар билгеләнде

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 2015 елның 9 ноябрендәге “Казан ш. аэропортында “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар (җыемнар) раслау турында”гы 1055/15 номерлы боерыгы нигезендә “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ самолетларына хезмәт күрсәтү өчен чик күләмдәге максималь җыемнар һәм тарифлар билгеләнде.

“Казан” халыкара аэропорты” ААҖ өчен, пассажирлардан, йөк җибәрүче һәм йөк алучылардан тыш, Россиядә теркәлгән оешмаларның яки безнең илдәге, Казан ш. аэропорты хезмәтләреннән файдаланучы гражданнарның һава судноларына, шулай ук чит ил эксплуатантларының һава судноларына хезмәт күрсәтү буенча яңа чик күләмдәге максималь аэропорт җыемнары һәм тарифлар билгеләнде.

Шулай итеп, Казан ш. аэропортында Россия эксплуатантлары өчен авиация иминлеген тәэмин итү 220,52 сум/т м.в.м., чит ил эксплуатантлары өчен 6,30 АКШ доллары/т м.в.м тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International