Җәмәгать туклануы предприятиеләренә сатыла торган азык-төлеккә (товарларга) чик күләмдәге максималь өстәмә бәя дәрәҗәләрен билгеләде

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2015 елның 10 декабрендәге утырышында “ТР гомумбелем бирү оешмалары карамагындагы җәмәгать туклануы предприятиеләренә сатыла торган азык-төлеккә (товарларга) чик күләмдәге максималь өстәмә бәя дәрәҗәләрен билгеләү турында”гы мәсьәлә карап тикшерелде.

Бердәм өстәмә бәяләрнең булмавы республиканың өстәмә бәяләр билгеләнмәгән муниципаль оешмаларындагы гомумбелем бирү оешмаларында укучылар өчен җәмәгать туклануы буенча хезмәтләр күрсәтү базарына предприятиеләрне кертү өчен каршылык тудыра иде.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитеты тарафыннан кабул ителгән 2015 елның 10 декабрендәге “Татарстан Республикасының гомумбелем бирү оешмалары карамагындагы җәмәгать туклануы предприятиеләренә сатыла торган азык-төлеккә (товарларга) чик күләмдәге максималь өстәмә бәя дәрәҗәләрен билгеләү турында” 8-3/соц номерлы карары нигезендә:

1)   Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләрендә гамәлдә булган өстәмә бәяләр дәрәҗәсенә алмашка Татарстан Республикасының гомумбелем бирү оешмалары карамагындагы җәмәгать туклануы предприятиеләренә сатыла торган азык-төлеккә (товарларга) түбәндәге күләмнәрдә бердәм чик күләмдәге максималь өстәмә бәя дәрәҗәләре билгеләнде:

-     хосусый җитештерелгән азык-төлекне әзерләү чималына, – 41,0%;

-     сатып алына торган (кулинар эшкәртелмәгән) товарларга – 20,0%.

2)   җәмәгать туклануы предприятиеләренә сатыла торган азык-төлеккә (товарларга) карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2011 елның 9 сентябрендәге “Татарстан Республикасының Казан шәһәрендәге гомумбелем бирү мәктәпләре карамагындагы җәмәгать туклануы предприятиеләренә сатыла торган азык-төлеккә (товарларга) чик күләмдәге максималь өстәмә бәя дәрәҗәләрен билгеләү турында” 8-19/соц номерлы карары белән билгеләнгән һәм гамәлдә булган өстәмә бәяләр саклана.

Карар аны рәсми бастырып чыгаргач 10 көннән соң үз көченә керә.

Карар тексты Татарстан Республикасының Рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган http://pravo.tatarstan.ru/rus/gosudarstvenniy-komitet-respubliki-tatarstan-po.htm/?npa_id=13497

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International