Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2015 елның 16 декабрендәге 7-5/т номерлы карары белән бер 10 чакрымлы зона өчен икътисади яктан нигезләнгән 24,89 сум күләмендә тариф билгеләде. Халык өчен уртача тариф бер 10 чакрымлы зона өчен 11,3 сум тәшкил итә (13,5%ка арта), бу исә республика бюджетында каралган компенсацияләр (380,64 миллион сум) кысаларда “Содружество” (“Бердәмлек”) ААҖнең югалтуларсыз эшчәнлек башкаруын тәэмин итәчәк, шулай ук альтернатив автомобиль транспорты тарифлары белән чагыштырырлык.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында шәһәр яны юнәлешендә пассажирларны тимер юл транспорты белән ташу өчен тарифлар 2013 елдан бирле яңадан каралмады. Хәзерге вакытта бер 10 чакрымлы зона өчен уртача тариф Татарстан Республика халкы өчен 9,8 сум тәшкил итә, бу Түбән Новгород, Свердлау, Оренбург өлкәләре белән чагыштырганда –1,5, Самара, Киров, Саратов өлкәләре, Мордовия, Мари Иле, Башкортстан Республикалары белән чагыштырганда – 2, Чуаш Республикасы белән чагыштырганда 3 мәртәбә ким.
Түбәндәгечә тарифлар билгеләнде:
- бара торган ераклыкның зурлыгына бәйсез рәвештә, бер пассажирны бер 10 чакрымлы зонадан икенчесенә илткән өчен – 22 сум;
- бер пассажирны аның хәрәкәт итү юнәлеше буенча өченче 10 чакрымлы зона буенча ташыганда һәр зона өчен өстәмә 18 сум;
- бер пассажирны аның хәрәкәт итү юнәлеше буенча дүртенче 10 чакрымлы зонадан сигезенче зонага кадәр илткән өчен өстәмә рәвештә 16 сум;
- бер пассажирны аның хәрәкәт итү юнәлеше буенча тугызынчы 10 чакрымлы зонадан унөченче зонага кадәр илткән өчен өстәмә рәвештә 14 сум;
- бер пассажирны аның хәрәкәт итү юнәлеше буенча ундүртенче 10 чакрымлы зонадан егерменче зонага кадәр илткән өчен өстәмә рәвештә 12 сум.
Законнар нигезендә тарифлар ТР Юстиция министрлыгы сайтында рәсми басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач, ягъни 2015 елның 29 декабрендә үз көченә керә.