Россия төбәкләрендә 2024 елга кадәр төзелергә тиешле сигез технология паркы ел саен 1,1 миллион тонна икенчел ресурсны хкҗалык әйләнешенә кире кайтарырга мөмкинлек бирә торган сәнәгать үзәген үз эченә ала. Бу хакта Россия экология операторының генераль директоры Денис Буцаев хәбәр итте.
Инвестиция программаларын гамәлгә ашыру мониторингы кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елда инвестиция программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Казэнерго» АҖ объектларында булды.
2022 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Россия Федерациясендә Бердәм иммунизация атнасы узачак. Бу чорда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа региональ бюросы «Һәркемгә озын гомер» девизы астында Европада иммунизация атнасы үткәрәчәк, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.
Шәһәр электр җәмәгать транспортын комплекслы рәвештә үстерү программасы актив гамәлгә ашырылу фазасына күчте, аның әзерлек этабы тәмамланды. Бу хакта ТР Хөкүмәте рәисе урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко инфраструктураны яңарту һәм үстерү мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Әле бер ай элек кенә Татарстан газга тоташтыру буенча федераль рейтингның 43 нче урынында иде, ә хәзер 36 нчы урынга күтәрелде, берьюлы җиде позициягә менде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2022 елның беренче кварталында узган коллегия утырышында билгеле булды.
2022 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты видеоконференцэлемтә режимында квартал коллегиясен үткәрде. Утырышның төп темасы коммуналь хуҗалык, электр энергетикасы һәм газ белән тәэмин итү өлкәсендә технологик тоташтыру мәсьәләләренә бәйле иде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашында, Апас муниципаль районында гражданнарны урында кабул иттеләр.
Апас муниципаль районына эш сәфәре барышында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова су белән тәэмин итү объектларын һәм чистарту корылмаларын карады. Моннан тыш, газга тоташтыру программасына кертелгән торак йортларда булды, аның кысаларында Татарстан халкы торак пункттагы челтәрләрдән йорт урнашкан җир кишәрлегенә кадәр бушлай газүткәргеч салудан файдалана ала.
2022 елның 19 апрелендәге 42-4/т-2022 номерлы, 2022 елның 19 апрелендәге 43-5/т-2022 номерлы, 2022 елның 19 апрелендәге 44-6/т-2022 номерлы карарлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына теркәлүгә җибәрелде. Документлар рәсми рәвештә басылып чыгып 10 көн узгач үз көченә керә.
«Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә даими йөртүче муниципаль маршрутлар буенча автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында» 2022 елның 19 апрелендәге 45-7/т-2022 номерлы карар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына теркәлүгә җибәрелде. Документ рәсми рәвештә басылып чыгып 10 көн узгач үз көченә керә.