«Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә даими йөртүче муниципаль маршрутлар буенча автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында» 2022 елның 19 апрелендәге 45-7/т-2022 номерлы карар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына теркәлүгә җибәрелде. Документ рәсми рәвештә басылып чыгып 10 көн узгач үз көченә керә.
Транспорт чарасы салонында билет алу 1 сумга артачак һәм пассажирлар 36 сум акча түләргә тиеш булчак. Транспорт картасы белән түләгән вакытта юл бәясе 31 сумга төшәчәк. 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр йөрү мөмкинлеген биргән билетлар кулланганда, билет бәясе 23 сум булачак. Тарифлар Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты билгеләгән тариф гаризасыннан уртача 10% тайпылып билгеләнде.
Автобусларда пассажирлар йөртүгә тарифлар арту гомуми характердагы инфляция процессларына бәйле, шул исәптән, моңа ягулык-май материалларына, энергия чыганакларына, шиннарга һәм запас частьләргә бәяләр арту да тәэсир итә. Үз чиратында, җир өсте электр транспорты тарифлары арту электр энергиясенә, ягулык һәм ягулык-май материалларына, запас частьләргә, күчмә состав өчен дә, технологик җиһазлар өчен дә, энергия хуҗалыгына һәм гомуми характердагы инфляция процессларына тарифлар артуга бәйле.