2021 елның декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны су транспортында халыкка хезмәт күрсәтүне оештыру буенча үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча «Татфлот» АҖ җиңүче булып билгеләнде. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Татфлот» АҖ арасында яңа килешү 2021 елның 30 декабрендә төзелде һәм 21 номер белән теркәлде. Элек пассажирларны йөртү өчен «СК «Татфлот» АҖ җаваплы иде, тариф 2018 елда билгеләнгән иде.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Идел буе федераль округында энергетика, энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау буенча зур халыкара күргәзмә-форумда булды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина «Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган Татарстан Республикасы хөкүмәте утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2022 елның 20 апрелендә булачак квартал коллегиясе кысаларында, торак-коммуналь хуҗалык, электр энергетикасы һәм газ белән тәэмин итү өлкәсендә технологик тоташтыруның катлаулы мәсьәләләрен карап тикшерү күздә тотыла.
2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Апас районында гражданнарны урында кабул итәчәк. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә җитәкче урынбасары Лилия Борисова җавап бирәчәк.
Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты командасы узган ялларда «Төзүче» спорт комплексында узган баскетбол ярышларында катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Әлки муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте. Халыкның сорау һәм мөрәҗәгатьләренә җитәкче урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.
ТР Һөнәри берлекләр федерациясенең һөнәри берлек кадрлары өчен традицион рәвештә уздырылучы семинар кысаларында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина республиканың һөнәри активы белән очрашуда ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе – ТР баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов, «Лето» республика үзәге» ДБУнең беренче урынбасары Илдар Дәүләтчин, «Ял» шәһәр үзәге» МБУ директоры Константин Крайнов һәм «Черноморец» республика үзәге» ДБУнең сәүдә бүлеге җитәкчесе Алинә Вәлиева белән күреште.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эш штабы утырышы булып узды.