Россия төбәкләрендә 2024 елга кадәр төзелергә тиешле сигез технология паркы ел саен 1,1 миллион тонна икенчел ресурсны хкҗалык әйләнешенә кире кайтарырга мөмкинлек бирә торган сәнәгать үзәген үз эченә ала. Бу хакта Россия экология операторының генераль директоры Денис Буцаев хәбәр итте.
Россия экология операторы директорының сүзләренә караганда, экология-технология парклары предприятие, лаборатория, корылмаларны берләштерүче мәйданчыклар ролен үти. Бу – энергетика һәм матди-чимал агымнары ярдәмендә берләшкән объектлар кластеры. Алар чүпне кабул итә һәм әзер продукция ясап бирә. «Ябык цикл икътисады» Федераль проекты кысаларында, 2024 елга кадәр Приморье, Краснодар, Ставрополь крайларында, Түбән Новгород, Новосибирск, Чиләбе, Ленинград, Мәскәү өлкәләрендә сигез экология-технология паркы төзеләчәк. Экология-технология парклары нигезендә, ел саен калдыкларны утильләштерү буенча хуҗалык әйләнешенә 1,1 миллион тоннага кадәр икенчел ресурсны кире кайтаруны тәэмин итә торган җитештерү үзәкләре урнаштырылачак.
По материалам РЭО