Татарстан газга тоташтыруның федераль рейтингында бер ай эчендә җиде пунктка күтәрелде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Әле бер ай элек кенә Татарстан газга тоташтыру буенча федераль рейтингның 43 нче урынында иде, ә хәзер 36 нчы урынга күтәрелде, берьюлы җиде позициягә менде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2022 елның беренче кварталында узган коллегия утырышында билгеле булды.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев искәртеп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин бер ел элек үзенең Федераль Җыелышка биргән йөкләмәсендә торак пунктларны 2023 елга кадәр, гражданнардан акча алмыйча, газга тоташтыруны сорый. Төбәкнең газга тоташтыру программасы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2021 елда расланган.

«2022 елга финанслау күләме 1,2 млрд. сум дип исәпләнә. Газга тоташтыруның бердәм операторы акчасына 1,4 млрд. сумлык чаралар планлаштырыла. 2023 елга 9 мең йорт биләмәсе газга тоташтырылачак», - дип билгеләп үтте спикер.

Программаның үтәлеше һәм проблемалы мәсьәләләр турында «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов җентекләбрәк сөйләде.

«Исәпләүләр буенча, 903 торак пункттагы 18 меңнән артык йорт биләмәсе газ бүлү челтәрләренә тоташтырылачак. Бүгенге көндә килешү төзү өчен республика буенча 8,5 меңнән артык гариза кабул ителгән, 5,5 мең килешү төзелгән. Шулардан 2 меңнән артык йорт биләмәсе газга тоташтырылырга әзер, 449 йортка газ тоташтырылган», — диде ул.

Республикада газга тотшатыру план-графиктан алда бара. 2021 елда 599 йорт биләмәсен газ белән тәэмин итү планлаштырылган, тик факт буенча узган елның азагына 787 йорт биләмәсенең газга тоташлырылуы билгеле. Бүгенге көндә график буенча 1030 йорт биләмәсенә газ кертү планлаштырылган иде, әмма бүгенге көндә инде 2207 йортка газ тоташтырылган.

 

По материалам ИА "Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International