Шәһәр электр җәмәгать транспортын комплекслы рәвештә үстерү программасы актив гамәлгә ашырылу фазасына күчте, аның әзерлек этабы тәмамланды. Бу хакта ТР Хөкүмәте рәисе урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко инфраструктураны яңарту һәм үстерү мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Хөкүмәт Липецк, Ярославль, Түбән Новгород, Курск, Саратов, Сахалин, Ростов өлкәләрендә, шулай ук Краснодар, Красноярск һәм Пермь крайларында электр транспортын яңартуга 10 гариза кабул иткән. Бу төбәкләр комплекслы программаның беренче этабында катнашкан.
Шәһәр электр җәмәгать транспортын комплекслы рәвештә үстерү программасы Президент йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла. Россия тарихында беренче тапкыр дәүләт төбәкләрдәге шәһәр транспортын яңарту мәсьәләсен комплекслы рәвештә хәл итә.
http://government.ru/news/45235/